Categories

معلومات المواد باللغة العربية

Books

Number of Items: 21

  • Татарча

    PDF

    Кабердә бирелүче өч сорау; Дүрт кагыйдә; Ислам диненнән чыгаручы гамәлләр: төзүчесе Хәйсәм Сәрхән, әлеге китап ошбу мәсьәләләрне яктырта: 1)Кабердә бирелүче өч сорау: Әлеге кыйммәте булмаган юллама һәр мөселман кешесе белергә тиешле һәм кабердә соралучы мөһим нигезләрне үз эченә ала. Шулай ук биредә Аллаһ безгә боерган гыйбадәтләрнең кайбер төрләре һәм динебезнең баскычлары хакында да мәгълүмат бар. 2) Дүрт кагыйдә: Тәүхид кагыйдәләрен һәм аның аңлатмасын, шулай ук мөшрикләр дәлил итеп китерә торган кайбер уйдырмалар һәм аларның кире кагу хакындагы мәсьәләләрне яктыртучы кыскача юллама. 3) Ислам диненнән чыгаручы гамәлләр: Әлеге кыскача трактатта мөселманның диненә зыян салучы кайбер куркыныч гамәлләр телгә алына. Куркыныч булуына карамастан, кешеләр нәкъ менә әлеге гамәлләрне ешрак кылалар. Мөселман кешесе бу хәтәр гамәлләрдән саклану йөзеннән әлеге юлламаны яхшылап өйрәнергә тиеш. Автор әлеге китапны игътибарны җәлеп итә торган итеп төзегән: ул схемалар һәм төрле таблицалар рәвешендә. Һәр юлламадан соң имтихан һәм тикшерү сораулары бирелгән. Китап кыскача булса да, аның җитешсез яклары юк, укучыны да ялыктырмый.

  • Татарча

    PDF

    Авторның үз аңлатмасы белән бик файдалы китап,ислам дине турында һәрбер мөселман белергә тиешле мәгълүмат тупланган.

  • Татарча

    PDF

    Аллаһ әйтте: «Мине итагатьлек белән зикер итегез! Мин сезне савап вә мәгьфират белән искә алырмын. Миңа шөкер итегез һәм көферлек кылмагыз».

  • Татарча

    PDF

    Аллаһ тәгалә һәрбер гасырда Коръәнгә вә Сөннәткә чакыручы һәм ширек вә мәҗүсилек нәҗесләреннән пакьләнергә, бидгать вә хорафат караңгылыгыннан яктылыкка чыгарга ярдәм итүче галимнәрне бар итте. Әбү Хәнифә ошбулардан иделәр. Алар барысы да Коръәнгә һәм Сөннәткә тынуга кирәклектә вә бу ике асылга хыйлаф иткән барча карашны калдыруда бердәм карашта иделәр.

  • Татарча

    PDF

    Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын) кыскача тормыш юлы һәм аның фазыйләтләре: китап рус телендә, авторы – доктор Хәйсәм Сәрхән. Китап үзенең пәйгамбәре (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын), аның тәрҗемәи хәле һәм тормыш юлы, тышкы сыйфатлары һәм күркәм холкы, аның якыннары һәм хатыннары хакында белергә әз булса да теләге булган һәркем өчен кирәкле булган кыскача мәгълүматны үз эченә ала. Автор әлеге китапны игътибарны җәлеп итә торган итеп төзегән: ул схемалар һәм төрле таблицалар рәвешендә. Һәр юлламадан соң имтихан һәм тикшерү сораулары бирелгән. Китап кыскача булса да, аның җитешсез яклары юк, укучыны да ялыктырмый.

  • Татарча

    PDF

    :Мөселман өммәтенә мөһим дәресләр Бу китап динебездəге гаять əһəмиятле мəсьəлəлəрне үз эченə ала. Аның эчтəлеге дə төрле: əлеге басма битлəреннəн сез намазда укыла торган кыска сүрəлəрнең тəфсир-аңлатмаларын, кайбер гыйбадəт хөкемнəре, динебезнең əдəп-əхлагы, күркəм сыйфатлар, ширек һəм башка гөнаһлардан саклану хакында укып таныша аласыз.

  • Татарча

    PDF

    Бу кыска гына китап балалар өчен динебезне, өммәтебезне вә милләтебезне күтәрүгә бер сәбәп булсын дип әзерләнде.

  • Татарча

    PDF

    Үлем ул, ике тормыш — бетүче фәни дөнья тормышы һәм мәңгелек ахирәт тормышы — арасындагы күпер. Дөнья ахирәтнең чәчүлеге. Кем дөньялыгында изгелек эшләсә ахирәттә газабтан котылыр һәм җәннәтләрдә мәңге калыр, ә кем явызлык эшләсә җәһәннәм утында газаб кылыныр, әгәр аны Аллаһ гафу итмәсә.

  • Татарча

    PDF

    Бу кыска гына китап мәктәп яшендәге урта сыйныф балалары өчен динебезне, өммәтебезне вә милләтебезне күтәрүгә бер сәбәп булсын дип әзерләнде.

  • Татарча

    PDF

    Фатихә сүрәсе, аятел көрси һәм кыска сүрәләрнең тәфсире

  • Татарча

    PDF

    Балаларга ислам дине турында йөз дә бер сорау.

  • Татарча

    PDF

    Безгә кадәр булган заманалардан башлап инде христиан-Аурупа фикерләренең үсентесе үсеп чыкты. Ул фикерләр хәзерге вакытларда көчәеп, мөселманнар арасында киң тамыр җәеп килә. Күп кенә мөселманнар бу фикерләрнең Ислам гакыйдәсенә каршы килгәнлеген аңламыйлар, яки аңларга да теләмиләр. Шуларның бер-се; мөселманга дүрт хатын алуга каршы булган фикерләр.

  • Татарча

    PDF

    Ххатын-кызлар өчен булган бу кыска гына китапны динебезне, өммәтебезне вә милләтебезне күтәрүгә бер сәбәп булсын дип әзерләнде. Чөнки күп кенә хатын-кызлар үзләренә кагылышлы гади гына хөкемнәрне белеп бетермиләр.

  • Татарча

    PDF

    Ир һәм хатын арасындагы бәхетнең вә шатлыкның хакыйкатькә чыгуын өстәп һәм дә алар арасындагы нәфрәт вә күңелсезлекләрне бетерүгә бер сәбәп булсын дип, ошбу язма тәкъдим ителә.

  • Татарча

    PDF

    Ир һәм хатын арасындагы бәхетнең вә шатлыкның хакыйкатькә чыгуын өстәп һәм дә алар арасындагы нәфрәт вә күңелсезлекләрне бетерүгә бер сәбәп булсын дип, ошбу язма тәкъдим ителә.

  • Татарча

    PDF

    Бу китаб, динебездән читләшкән татар милләтчеләренә һәм үзләренең күкрәкләренә сугып: «Мин татар», – дип шапырынган барча татарларга юллна!

  • Татарча

    PDF

    Бу китапта вәгәзлзр һәм дәресләр җиелган.

  • Татарча

    PDF

    Тән тиресен кисеп, суыртып кан чыгаруны — хиҗәмә дип әйтәләр.

  • Татарча

    PDF

    Бу кыска гына мәкаләда монафикъларның күренешләре - сыйфатлары турында языла.

  • Татарча

    PDF

    Бу пәйгамбәрләр кыйссасын, кадерле вә газиз балалар өчен җиңел вә аңлаешлы итеп һәм дә булдыра алганча кыскартып язылды. Һәрбер пәйгамбәр кыйссасы азагында, балаларның аңлауларын ныгытыр өчен сораулар куйелды вә кыйссадан алынган кайбер файдалар һәм гыйбрәтләрне билгеләп уздырылды.

Page : 2 - From : 1