Categories

معلومات المواد باللغة العربية

Number of Items: 3

  • Татарча

    PDF

    Кабердә бирелүче өч сорау; Дүрт кагыйдә; Ислам диненнән чыгаручы гамәлләр: төзүчесе Хәйсәм Сәрхән, әлеге китап ошбу мәсьәләләрне яктырта: 1)Кабердә бирелүче өч сорау: Әлеге кыйммәте булмаган юллама һәр мөселман кешесе белергә тиешле һәм кабердә соралучы мөһим нигезләрне үз эченә ала. Шулай ук биредә Аллаһ безгә боерган гыйбадәтләрнең кайбер төрләре һәм динебезнең баскычлары хакында да мәгълүмат бар. 2) Дүрт кагыйдә: Тәүхид кагыйдәләрен һәм аның аңлатмасын, шулай ук мөшрикләр дәлил итеп китерә торган кайбер уйдырмалар һәм аларның кире кагу хакындагы мәсьәләләрне яктыртучы кыскача юллама. 3) Ислам диненнән чыгаручы гамәлләр: Әлеге кыскача трактатта мөселманның диненә зыян салучы кайбер куркыныч гамәлләр телгә алына. Куркыныч булуына карамастан, кешеләр нәкъ менә әлеге гамәлләрне ешрак кылалар. Мөселман кешесе бу хәтәр гамәлләрдән саклану йөзеннән әлеге юлламаны яхшылап өйрәнергә тиеш. Автор әлеге китапны игътибарны җәлеп итә торган итеп төзегән: ул схемалар һәм төрле таблицалар рәвешендә. Һәр юлламадан соң имтихан һәм тикшерү сораулары бирелгән. Китап кыскача булса да, аның җитешсез яклары юк, укучыны да ялыктырмый.

  • Татарча

    PDF

    Авторның үз аңлатмасы белән бик файдалы китап,ислам дине турында һәрбер мөселман белергә тиешле мәгълүмат тупланган.

  • Татарча

    PDF

    :Мөселман өммәтенә мөһим дәресләр Бу китап динебездəге гаять əһəмиятле мəсьəлəлəрне үз эченə ала. Аның эчтəлеге дə төрле: əлеге басма битлəреннəн сез намазда укыла торган кыска сүрəлəрнең тəфсир-аңлатмаларын, кайбер гыйбадəт хөкемнəре, динебезнең əдəп-əхлагы, күркəм сыйфатлар, ширек һəм башка гөнаһлардан саклану хакында укып таныша аласыз.